Түбән Камада ун кеше контракт буенча хәрби хезмәткә китте
Сугышчылар Үзәк хәрби округы бүлекчәләрендә, ВДВ бүлекчәләрендә хезмәт узачак, шул исәптән махсус операцияләрдә катнашачак.
Оборона министрлыгы белән килешү имзалаган түбәнкамалыларны хезмәт урынына кичә, 14 ноябрьдә, озаттылар.
Сугышчылар Үзәк хәрби округы бүлекчәләрендә, ВДВ бүлекчәләрендә хезмәт узачак, шул исәптән махсус операцияләрдә катнашачак.
Татарстанда оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр 2 млн сумга кадәр түләнә. Сумма РФ Оборона министрлыгыннан, республикадан, муниципалитетлардан түләүләрне исәпкә алып формалаштырыла.
РФ Хәрби Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Өстәмә мәгълүмат 117 яки +7 (917) 292-26-12, +7 (965) 589-78-50, +7 (965) 589-72-98, +7 (8555) 44-04-17 телефоннары буенча.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев