Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада укытучыларның август киңәшмәсе узды

Бу чарада балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм һөнәри белем бирү оешмаларында алып барылучы киңкырлы эш турында сөйләштеләр.

Яңа уку елында шәһәр һәм район мәктәпләрендә 34 мең 700 якын укучы белем алачак. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин сүзләренә караганда, шәһәрдәге урта белем бирү оешмаларының күбесендә балалар саны тиешле нормадан артык. 14 нче мәктәптә бер меңнән артык бала укый. Иң күп бала — 2073 укучы 38 нче лицейда белем ала. 14 нче мәктәптә уку 2 сменада оештырылган. 

Узган уку елы нәтиҗәләре буенча шәһәр һәм районда математика, информатика һәм биология фәннәре буенча имтихан балларының артуы күзәтелгән. 900 гә якын укучы мәктәпне медаль белән тәмамлаган. 

Бүгенге вакытта урта белем бирү оешмаларында 2 мең 300 ләп укытучы эшли. Быел педагоглар сафына 37 яшь белгеч өстәлгән. Тик шулай да әлегә кадрлар мәсьәләсе хәл ителмәгән. Мәктәпләрдә 60 укытучы җитми. «Өлешчә әлеге сорауны педагогик белем алучы өлкән курс студентларын җәлеп итеп ябабыз. Узган елны мәктәпләрдә 29 шундый яшь белгеч эшләде. Шулай ук, кадрлар җитмәү проблемасын укытучыларның йөкләнешен арттыру ярдәмендә чишәргә тырышабыз. Укытучыларның өчтән бере — бер ярым ставкада, тугыз процент педагог 2 ставкада эшли», — дип аңлатты Айдар Гарифуллин. 

Залда җыелган педагогларны уку йортларын модернизацияләү тәҗрибәсе һәм укучыларның рухи-әхлакый культурасын формалаштыру проектлары белән таныштырдылар.

Түбән Кама мәктәпләре физика-математика белемен үстерүгә юнәлдерелгән «физматпрорыв» новаторлык проектын гамәлгә кертәләр. 26 нчы мәктәптә үсеш өчен грант алган математика түгәрәге эшли инде. Яңа уку елында проект тагын 5 мәктәпне колачлаячак. 

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә килсәк, биредә киресенчә, балалар саны кимү күзәтелә. Бу аеруча авыл җирлекләрендә сизелә. Быел Түбән Уратма һәм Югары Чаллы авылларында балалар бакчалары мәктәп бинасына күчерелә. Ә Елантау авылында бакчаны ябу эше алып барыла. Шул рәвешле, шәһәр һәм районда бүгенге вакытта 97 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшли. Аларга 14 меңгә якын бала йөри. «Ата-аналарның ихтыяҗларын анализлап, агымдагы елда без кайбер балалар бакчаларының эш режимына үзгәрешләр кертәбез. Мәсәлән, 1 сентябрьдән ике мәктәпкәчә учреждение алты көнлек эш режимына күчә. Болар шәһәрнең 7 нче һәм Кама Аланындагы 5 нче балалар бакчалары. Шимбә көнне дә балалар бакчалары 12 сәгать эшләячәк. Шәһәрнең бер мәктәпкәчә учреждениесендә тәүлек буе эшли торган төркем бар. Ә 53 нче балалар бакчасы нигезендә 6 айдан 1 яшькә кадәрге сабыйлар өчен аерым бер төркем ачу буенча әзерлек эшләре алып барабыз», — диде мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе Светлана Андриянова. Аның сүзләренә караганда, балалар бакчаларындагы күп эшләр әти-әниләрнең актив катнашында алып барыла. Гомумән алганда, балаларны укыту-тәрбия юнәләешендә заманча ысуллар кулланылуы, бакчаларда төрле лабораторияләр, остаханәләр эшләве, күп игътибарның төрле һөнәрләрне үзләштерүгә юнәлтелүе турында сөйләде Светлана Андриянова.

Август конференциясенең дәрәҗәле кунаклары арасында ТР Мәгариф министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова да бар иде. Ул кайбер мөһим эшләргә тукталды. Аеруча укытучыларның бюрократик йөкләнешен киметүнең зарурлыгы һәм кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итү сорауларын күтәрде. Бу юнәлештә махсус программалар һәм грантлар кертү юлы белән эшләү кирәклеген ассызыклады ул.

Конференция алдынгы укытучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Патриотик тәрбия бирү белән актив шөгыльләнүче һәм МХОда катнашучыларга ярдәм күрсәтүче педагогларга аерым игътибар бирелде. 

Шулай ук бу көнне күргәзмә дә оештырылды. Анда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран укытучыларның, махсус хәрби операциягә киткән педагогларның һәм мәгариф идарәсендә хезмәт куючы, бүгенге вакытта МХОда булган яисә шунда вафат булган сугышчыларның аналары, тормыш иптәшләре сурәтләнгән портретлар урнаштырылган иде.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев