Түбән Камада туучылар саны тарихи минимумнан түбән төште
Түбән Кама районында яшәүчеләрнең уртача яше — 39-40 яшь, һәм һәр дүртенчесе эшкә яраклы яшьтә түгел.
Түбән Кама туучылар антирекордын уздырды. 2024 елда 2040 бала туган, бу күрсәткеч 1995 елгы дәрәҗәдән түбәнрәк, ул вакытта шәһәрдә туучылар санының тарихи минимумы (2560) теркәлгән булган.
Бу хакта Түбән Кама мэры Рамил Муллин шәһәр һәм район советларының йомгаклау сессиясендә хәбәр итте, килеп туган демографик вәзгыять борчу тудыруын билгеләп үтте.
«Демографик һәм медик-социаль күрсәткечләргә һәрьяклап анализ ясарга кирәк», — дип ассызыклады шәһәр һәм район башлыгы.
Түбән Кама районында яшәүчеләрнең уртача яше — 39-40 яшь, һәм һәр дүртенчесе эшкә яраклы яшьтә түгел.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев