Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада татар милли мәдәни үзәген булдырырга планлаштыралар

Ул 5 нче мәктәп бинасында урын алачак дип фаразлана.

Түбән Камада татар милли мәдәни үзәген булдырырга планлаштыралар. Ул 5 нче мәктәп бинасында урын алачак дип фаразлана.

Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе катнашында очрашуда билгеле булды. Эш сәфәре барышында Марат Әхмәтов Түбән Каманың мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты.

Очрашу барышында шулай ук «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Наил Мөсифуллин чыгыш ясады. Бишенче мәктәп базасында ул татар милли мәдәни үзәген булдырырга тели. Моннан тыш, тавыш яздыру студиясе, милли кием тегү остаханәсе, кафе, татар милли ашлары кухнясы һәм концерт заллары булуы күздә тотыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев