Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада «Татар кызы, Татар малае — 2024» конкурсында җиңүчеләрне сайладылар

Барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Түбән Камада җиденче февральдә 7 нче мәктәптә «Татар кызы, Татар малае — 2024» муниципаль конкурсының гала-концерты булды. Анда шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 1-4 сыйныфта белем алучы 23 укучы катнашты.

Чара барышында конкурсантлар җырлауда һәм биюдә, нәфис сүз башкару осталыгында гына түгел, ә туган телгә, гаиләдәге гореф-гадәтләргә мәхәббәтләрен дә күрсәтә алдылар.

Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин сөйләвенчә, конкурс нәтиҗәләре буенча «Татар кызы — 2024» мактаулы исеменә 14нче лицейның өченче сыйныф укучысы Арина Кузьмина лаек булды, ә «Татар малае — 2024» титулын 1нче гимназиянең беренче сыйныф укучысы Хәмзә Аглиуллин яулады. Барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев