Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада табигый-фәнни юнәлештәге мәктәп төзергә планлаштыралар

Мәктәп 980 укучыга исәпләнгән булачак.

Түбән Каманың 15 нче микрорайонында табигый-фәнни юнәлештәге мәктәп төзү планлаштырыла.

Аны «Вахитов боҗрасы» янындагы бушлыкта СИБУР компаниясе төзергә ниятли, мәктәп 980 укучыга исәпләнгән булачак.

Радмир Беляев үзенең телеграм-каналында сөйләгәнчә, уку йорты белем бирүнең иң югары стандартларына җавап бирә торган белем бирү комплексы булачак. Анда укучылар табигый-фәнни юнәлештәге фәннәрне тирәнтен өйрәнә алачак.

«Бу шәһәр барлыкка китерүче предприятиенең чираттагы белем бирү проекты, ул табигый-фәнни профильле чыгарылыш укучыларын, шул исәптән булачак химикларны сыйфатлы әзерләүгә юнәлдерелгән. Мәктәп төзелешен быел ук башлау планлаштырыла», — дип яза ул.

Фото: t.me/radmirbelyaev

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев