Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада СВО катнашучылары өчен тернәкләндерү үзәге төзергә телиләр

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты.

Махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның гаилә кешеләренә төрле яклап ярдәм күрсәтәләр. Психологик яктан ярдәм итәләр, эшкә урнашу белән шөгыльләнәләр, гуманитар йөк җыеп җибәрәләр. Сугышчылар әйтүенчә, алар мондый игътибарны югары бәяли һәм өйдән килгән посылкаларны шатланып кабул итә.

Рамил Муллин шулай ук яклаучылар белән киләчәккә планнар белән уртаклашты. Түбән Камада СВО катнашучыларын реабилитацияләү белән шөгыльләнәчәк үзәк төзергә телиләр.

«Район үзәк хастаханәсе базасында тернәкләндерү үзәге булдыру хыялы бар. 1-2 дәрәҗәдәге реабилитацияне башкардык инде, ремонт кысаларында база җиһазлары килә башлады», — дип билгеләп үтте Рамил Муллин.

Хәрби операция урыныннан кайткан яки ялда булган сугышчылар белән очрашулар даими үткәрелә. Алар әңгәмә форматында бара. Тугызынчы декабрьдә очрашуда 17 хәрби катнашты, һәркайсының үз фикерен әйтергә мөмкинлеге бар иде. Һәркемнең сораулары төрле булды, аларның кайберләре түгәрәк өстәл артында ук хәл ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев