Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Стахеевлар утарын реставрацияләүне проектлау эшләре башланды

Түбән Камага Казаннан мәдәни мирас объектларын саклау эшләре өчен җаваплы белгечләр килде.

Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, алар Стахеевлар утарында булганнар, бинаның һәм аның тирәсендәге территориянең торышын бәяләгәннәр.

Реставрациянең проект-смета документациясен эшләү өчен Стахеевлар утары концепциясен тулысынча уйларга кирәк, бу күп вакыт һәм көч таләп итә торган эш. Казан белгечләре район башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә бу мәсьәлә буенча түгәрәк өстәл үткәрделәр.

«Стахеевлар утары — бик мөһим һәм кирәкле объект. Хәзер без аны нинди концепцияләргә баетырга һәм анда нәрсәләр күрергә теләвебезне хәл итәргә тиеш», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Ленар Әхмәтов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев