Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада сезон башыннан 8 кеше талпан тешләгәннән соң травмпунктка мөрәҗәгать иткән

Барлык пациентлар да урман бетен үз дачаларыннан ияртеп кайткан.

Җылы һава торышы урнашу белән, 8 пациент талпан тешләгәннән соң Түбән Кама үзәк хастаханәсе травмпунктына мөрәҗәгать иткән.

Талпан кадалудан зыян күрүчеләрнең дүртесе ир-ат, калганнары хатын-кыз. Барлык пациентлар да урман бетен үз дачаларыннан ияртеп кайткан. Талпаннарныэ күпчелеге баш һәм муен тирәсенә кадалган, дип хәбәр итә больницаның матбугат хезмәте. 

Зыян күрүселәргә беренче ярдәм күрсәтелә һәм, талпан энцефалитын ашыгыч профилактикалау максатыннан, иммуноглобулин уколы ясала. 

Түбән Кама үзәк хастаханә табиблары, талпан кадалган очракта, аны дөрес чыгару өчен, кичекмәстән травматология пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә. Түбән Камада травмпункт Ахтубинская урамы, 11 нче йорт адресы буенча урнашкан. Тәүлек әйләнәсе эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев