Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада шартлаудан зыян күргән йортны торгызу 48 миллион сумга төшкән

Контракт турында мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

25 июльдә шартлаудан зыян күргән Түбән Камадагы йортны торгызуга республика бюджетыннан 48 млн сум акча тотылган. Контракт турында мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Эшләр белән «Твой дом» төзелеш компаниясе шөгыльләнгән. Контракт 2023 елның 14 августыннан 31 декабренә кадәр төзелгән. Ремонт эшләреннән тыш, килешүгә җиһазлар сатып алу чыгымнары да кертелгән.

Килешү нигезендә, подрядчы шулай ук Чабьинская урамындагы 7 һәм 7а санлы һәм Вахитов проспектындагы 13а санлы йортлар белән шөгыльләнә, алар да шартлаудан зыян күргән.

Исегезгә төшерәбез, 25 июльдә Түбән Каманың биш катлы йортларының берсендә газ шартлады һәм көчле янгын чыкты. Бу вакыйга нәтиҗәсендә ике кеше зыян күрде. Олы яшьтәге ханым җиңелчә җәрәхәтләнә. Барлык кирәкле ярдәм күрсәтелгәннән соң, табиблар аны амбулатор дәвалануга өенә җибәрә.

26 яшьлек Түбән Кама егетенең исә тәне икенче һәм өченче дәрәҗәдә пешә — тәненең 90 проценты яна. Табиблар аның гомере өчен көрәшә, әмма коткарып кала алмыйлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев