Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен стоматология кабинеты ачылачак

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова хәбәр итте.

Түбән Камада Перинаталь үзәк белән шәһәр балалар хастаханәсе базасында мөмкинлекләре чикле балалар өчен стоматология кабинеты ачу планлаштырыла.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова хәбәр итте.

Концептуаль проектны гамәлгә ашыру 2022 елда Түбән Кама мэры Рамил Муллин һәм ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская ярдәме белән башланды.

«Мондый дәрәҗәдәге проект Татарстанда икенче булачак. Нәтиҗәле хезмәт күрсәтү өчен шартлар стоматология, психотерапия өлкәсендә белгечләр һәм консультантларны җәлеп итеп, балаларның үзенчәлекләрен исәпкә алып тудырыла», — дип ассызыклый Ульданова.

Кабинетның якынча ачылу вакыты 2023 елның 1 июнендә Балаларны яклау көненә билгеләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев