Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада La Primavera оркестры сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен концертлар бирәчәк

Концертлар катлаулы булмаган сораулар белән викторина форматында узачак.

La Primavera Казан камера оркестры сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Татарстан мәктәп-интернатларында концертлар сериясенә старт бирде. Шәһәрләр исемлегендә Түбән Кама да бар. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов балалар өчен «От гавота до фокстрота» дигән махсус интерактив программа әзерләде, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты.

«Инклюзив тәрбиядә табибларның һәм педагогларның гына түгел, ә сәнгать эшлеклеләренең дә катнашуы таләп ителә, чөнки сәнгать яңа хисләр һәм тәэсирләр бирә. Моннан тыш, интернатларда яшәүче балалар концертларга йөри алмыйлар, шуңа күрә без концертлар белән үзебез барабыз», — диде маэстро Рөстәм Абязов. 

Концертлар катлаулы булмаган сораулар белән викторина форматында узачак. Балалар программада катнаша алачак. Программа иң яхшы мәдәният оешмаларына бүлеп бирелгән ТР Мәдәният министрлыгы гранты акчасына тормышка ашырыла. 

Концертлар 12 гыйнварда Түбән Каманың 23 нче мәктәбендә (башлана: 10.45 сәгатьтә), «Надежда» үзәгендә (башлана:12.15 сәгатьтә) һәм 18 нче мәктәптә (башлана: 14.45 сәгатьтә) узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев