Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада шәһәр зиратына керү юлында ремонт эшләре башланды

Юллар рус һәм татар зиратларында да яңартылачак.

Түбән Камада зиратка керә торган юлларның торышына карата халыктан бик күп шикаятьләр килә иде. Хәзерге вакытта әлеге проблеманы хәл итүгә керештеләр. Юлларны төзекләндерүнең беренче этабы бара.

Тиздән зиратка керү юлларында тәртип салыначак. Техника инде тулы куәтенә эшли. Төзекләндерүнең беренче этабы кысаларында 5 мең квадрат метр юл өслеге яңартылачак. Шулай ук уңайлы машина кую урыннары булдырырга җыеналар. Эшләрне «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте башкара. Район башлыгы Радмир Беляев ассызыклавынча, юллар рус һәм татар зиратларында да яңартылачак. 

Махсус комиссия әгъзалары төзекләндерүнең ничек алып барылуы, зиратта тагын нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында фикер алышты. Аерым игътибар махсус хәрби операциядә вафат булган солдатларга юнәлтелде. Киләчәктә аларның якты истәлегенә багышланган геройлар аллеясы өчен мәйданчык әзерләү мәсьәләсен кузгаттылар. 

Ниһаять, шәһәрнең сәнәгать зонасында да капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Республика җитәкчелеге ярдәме белән, быел биредә 2,7 км озынлыктагы юл участогы яңартылачак. Бу эшләр өчен 400 миллионга якын акча бүленеп бирелгән. 

Сәнәгать предприятиеләре дә читтә калмый. Алар тарафыннан тротуарлар, велосипед юллары, утырып ял итү урыннары төзекләндерелә, яктырту системалары яңартыла, шулай ук Көньяк юлында һәм күпердә ремонт эшләре башкарыла. 

Төзекләндерү кысаларында Тукай районы ягыннан керү юлында шулай ук яктырту системаларын монтажлау алып барыла. Быелга планлаштырылган ремонт эшләре сентябрь уртасында тәмамланыр дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев