Түбән Камада шәһәр башлыгы кубогына шахмат турниры уза
Түбән Кама районы башлыгы кубогына шахмат турнирында катнашу өчен 120 дән артык кеше гариза биргән.
Чемпионатны ачу тантанасы «База» үзәгендә узды. Шунда ук беренче партияләрне уйнадылар. Ярышлар бу атна дәвамында узачак.
Шахмат турниры ачылышында шәһәрнең физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Марина Иванова чыгыш ясады, ул Түбән Каманың шахмат мәктәбе белән дан тотуын билгеләп үтте. Ә «Батыр» спорт мәктәбе директоры Андрей Кулагин балаларга бу уенны яңача ачарга ярдәм итүче тренерларны сәламләргә өндәде.
Чарада 6 яшьтән 82 яшькә кадәр булган 120 кеше катнашты.
Түбән Кама районы башлыгы кубогына шахмат турниры 15 нче мәртәбә уздырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев