Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Росприроднадзорның Көнчыгыш зона буенча дәүләт контроле бүлеге башлыгы урынбасары белән таныштырдылар

Ул Түбән Кама, Зәй һәм Сарман районнарына кураторлык итәчәк.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин 9 октябрьдә Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең ТР буенча дәүләт контроле бүлеге (Көнчыгыш зона) башлыгының яңа урынбасарын тәкъдим итте. Бу вазифаны хәзер Илһам Кәримов башкарачак.

Ул Түбән Кама, Зәй һәм Сарман районнарына кураторлык итәчәк, дип сөйләде шәһәр башлыгы.

Илһам Кәримов Татарстан буенча Росреестр идарәсендә эксперт булып эшләгән, аннары ведомствоның Түбән Кама бүлеге башлыгы урынбасары булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев