Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада реконструкциядән соң «Алмаш» укыту-тренировка базасы ачылды

«Алмаш»ны яңарту СИБУР компаниясе инвестицияләре һәм республика ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Түбән Камада «Алмаш» базасын масштаблы реконструкцияләү төгәлләнде. Объектны ачу тантанасы яшь спортчылар, тармак ветераннары һәм мәртәбәле кунаклар катнашында узды. Лагерьның символик ачкычын «Динамо» спорт мәктәбе директоры Алексей Урезовка тапшырдылар.

1,5 ел дәвам иткән масштаблы реконструкция нәтиҗәсендә «Алмаш» яңадан ишекләрен ачты. Биредә иске корылмаларны сүткәннәр, биш заманча йокы корпусы, иркен ашханә торгызганнар, актлар залы җиһазландырылган. Шулай ук күршедә урнашкан чаңгы базасы бинасына ремонт ясалган. «Алмаш»та берьюлы 150 кеше яши алачак.

«Ашханә 55 урынга исәпләнгән иде. Хәзер бу 250 урынлык уңайлы заманча ашханә. Элек бернинди спорт инфраструктурасы да юк иде — хәзер ясалма өслекле заманча футбол кыры, җиңел атлетика юллары, воркаутлар барлыкка килде. Безнең спортчыларыбыз монда күнегүләр ясарга килсеннәр өчен барлык шартлар тудырылган», — дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районының физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марина Иванова.

Балалар өчен спорт юнәлешендәге савыктыру лагере ел әйләнәсе эшләячәк. Биредә күчмә җыеннар, республика һәм бөтенроссия ярышлары, спорт фестивальләре һәм танылган спортчылар катнашында мастер-класслар үткәреләчәк.

«Алмаш»ны яңарту СИБУР компаниясе инвестицияләре һәм республика ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Лагерь яшь спортчылар өчен ял итүдән аерылмыйча күнегүләрне дәвам итү һәм яңа нәтиҗәләргә ирешү өчен менә дигән мәйданчык булачак.

«Мин безнең шәһәрдә яхшы тренировка лагере төзегәннәренә бик шат! Хәзер спортчыларга күнегүләр ясау һәм ярышларга әзерләнү җиңелрәк булачак. Барысы да заманча эшләнгән, барысы да югары дәрәҗәдә. Миңа бик ошый», — дип уртаклашты көрәшче Әмир Хафизов.

Хәзерге вакытта җаваплы кешеләр лагерьда профиль сменалары графигын эшлиләр. Физик культура идарәсе шулай ук спорт чараларын уздыруга гаризалар кабул итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев