Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада рәссам Илдус Мортазинның ике күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә «Тамашачыга багышлана» дип атала. Анда 94 картина тәкъдим ителгән.

Түбән Каманың ике музеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәсе уза. Аның эшләрен шәһәрнең комплекслы музеенда һәм Әхсән Фәтхетдинов музеенда күрергә мөмкин. Беренче күргәзмә 2 апрельдә ачылды, икенчесе белән бүгеннән, 4 апрельдән танышырга мөмкин, дип яза «Татар-информ».

Күргәзмә «Тамашачыга багышлана» дип атала. Анда 94 картина тәкъдим ителгән.

Рәссамны шәхси күргәзмәсе ачылу белән Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин, танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм хезмәттәшләре котлады.

Ачылыш тантанасында рәссам үз картиналарын багышлаган Түбән Кама кешеләре — волонтерлар хәрәкәте вәкилләре дә бар иде.

«Сакла!» дип аталган картиналарның берсе маскировка челтәрләре үрүче Римма Корбановага багышланган. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән икенче картинаны рәссам махсус хәрби операциядә катнашкан волонтер Фидаил Зариповка багышлаган. Тамашачылар шулай ук хәрбиләр өчен тимер мичләр ясаган Александр Ребровның портретын да күрә ала.

Илдус Мортазин иҗади эшчәнлеге өчен медальгә лаек булды. Әлеге бүләкне аңа «Сугышчан туганлык» оешмасының Түбән Камадагы җитәкчесе Владимир Матвеев тапшырды.

«Сез — рәсем сәнгатендә безнең заманның елъязмачысы, бүгенге көн тарихын сәнгати образларда киләсе буыннар өчен саклыйсыз», — диде күргәзмәгә килгән тамашачылар.

Фото: Илдус Мортазин тарафыннан тәкъдим ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев