Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Пушкин исемендәге лицей барлыкка килде

Түбән Камада Пушкин исемендәге лицейның барлыкка килүе шагыйрьнең тууына 225 ел тулуга багышлана.

Түбән Каманың 3 нче мәктәбе Александр Сергеевич Пушкин исемендәге лицей итеп үзгәртелде. Моннан тыш, тулы көнлек лицейны үстерү программасы кысаларында өстәмә белем бирү программасы киңәйтеләчәк, иртә һөнәри юнәлеш бирү кертү планлаштырыла.

Шулай ук балаларның төрле сәләтләрен һәм социаль күнекмәләрен үстерү өчен белем бирү оешмалары һәм үзәкләре белән хезмәттәшлек итү планлаштырыла.

Лицей Россия халыкларының телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнү үзәгенә әвереләчәк, дип хәбәр итә Түбән Кама районы матбугат хезмәте.

Түбән Камада Пушкин исемендәге лицейның барлыкка килүе шагыйрьнең тууына 225 ел тулуга багышлана. 6 июньдә бу уңайдан мәктәп бульварында шәһәр бәйрәме узачак, анда, шул исәптән, шагыйрьгә һәйкәл ачылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев