Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада пневмококк инфекциясенә каршы вакцина кайтты

Вакцина пневмококк инфекциясен кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы дип танылган.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә пневмококк инфекциясенә каршы вакцина кайтты. Бу хакта Түбән Каманың шәһәр сәламәтлек саклау бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Каманың баш эпидемиологы Елена Пискарева сүзләренчә, вакцина пневмококк инфекциясен кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы дип танылган. Вакцинация — пневмония белән авыру очракларын киметүгә зур йогынты ясауның бердәнбер ысулы.

Беренче чиратта, табиблар хроник үпкә авырулары булган кешеләргә, 60 яшьтән узган кешеләргә һәм коронавирус инфекциясе кичергән пациентларга прививка ясарга киңәш итә.

Пневмококк инфекциясенә каршы прививканы хастаханәләрдә эш көннәрендә иртәнге сәгать җидедән кичке алтыга кадәр ясатырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев