Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада паркларны талпаннар һәм кимерүчеләргә каршы эшкәртә башлыйлар

Медицина учреждениеләре хәзер урман бетеннән зыян күргән пациентларны кабул итүгә әзерләнә, махсус препаратлар запасы туплана.

Һава торышы көннән-көн җылырак була бара, димәк, тиздән талпаннар уяначак. Бу кан эчүчеләр талпан энцефалиты һәм боррелиоз чирен таратучылар булып торалар.

Түбән Кама муниципаль районында узган ел энцефалит йоктыру очраклары теркәлмәгән, ә менә боррелиоз белән 3 кеше чирләгән. Урман бете кадалганга зарланып хастаханәгә барлыгы 670 кеше мөрәҗәгать иткән.

Бу авыруларга каршы иң ышанычлы профилактика — прививка. Табигатьтә булганда талпанга каршы репеллентларны да кулланырга киңәш ителә.

Якын арада Түбән Камада һәм аңа якын урнашкан парклар, скверлар һәм посадкаларны талпаннар һәм кимерүчеләргә каршы эшкәртү башланачак. Башка торак пунктлар янындагы урман массивларын, шулай ук балалар лагерьларын эшкәртәчәкләр. Медицина учреждениеләре хәзер урман бетеннән зыян күргән пациентларны кабул итүгә әзерләнә, махсус препаратлар запасы туплана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев