Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада парк һәм урманнарны талпаннардан эшкәртүгә керешәчәкләр

Түбән Камада талпан тешләүнең 9 очрагы теркәлгән, зыян күрүчеләрнең дүртесе — балалар.

Алынган талпаннар йогышлы түгел, дип тынычландыра белгечләр. Әмма алар инде активлык күрсәтәләр.

Шуңа күрә апрель башыннан ук талпаннарга каршы эшкәртү башлана. Эшләр тугыз шәһәр мәйданчыгында үткәреләчәк: «Гаилә» паркы, Габдулла Тукай исемендәге сквер, «Батыр — Шифалы — парк «Нефтехимиков»» урман массивы, «Заря» һәм «Кама» балалар лагерьлары, Табеев урамы, Төзүчеләр һәм Вахитов проспектындагы бушлыклар, шәһәр зираты.

Шулай ук Сабантуй алдыннан майданда да эшләр башкарылачак. Түбәнкамалыларның исләренә төшерәләр: талпан кадалган очракта кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны мөстәкыйль алырга тырышмаска. Нәтиҗәләр җитди булырга мөмкин, дип кисәтә табиблар. Шуңа күрә белгечләр барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә чакыралар.

«Беренчедән, балаларның бу урыннарда йөрүләрен чикләгез, анда талпаннар булырга мөмкин. Әгәр бу мөмкин булмаса, мондый йөрүләрдән соң баланың киемнәрен, ачык тән өлешләрен җентекләп тикшерегез. Этләрнедә тикшереп чыгарга кирәк. Чөнки талпан нәкъ менә аңа ияреп кайтырга һәм кешегә кадлырга мөмкин», — дип аңлата ТР Роспотребнадзорының Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев