Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада ОРВИ белән авыручылар саны ике тапкырга кимегән

Сәбәбе - ОРВИ белән авыручылар саны кими.

Түбән Каманың 2 нче поликлиникасында «кызыл зона» ябылган. Хәзер бөтен шәһәрдән температуралы авыруларны Менделеев урамы, 46 адресы буенча урнашкан хастаханәдә кабул итәләр.

ОРВИ очраклары кими бара. Әгәр апрельдә атна саен уртача 900 кешегә шундый диагноз куелса, май аенда бу сан 560ка кадәр кимегән. Шуңа күрә ике «кызыл зона» кирәкми.

Менделеев урамы, 46 адресы буенча урнашкан поликлиникада «кызыл зона» 7.00-19.00 сәгатькә кадәр эшли. Температура 38,5тән арткан вакытта табибны элеккечә өйгә чакыртырга кирәк. Адрес буенча нинди поликлиникага беркетелгән булуга карамастан, Менделеев урамында мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын да кабул итәчәкләр.

«Монда пациентлар «температуралы пациентларны кабул итү» дип язылган махсус күрсәткечләр буенча керә ала, бу алар өчен бик уңайлы. Бирегә йөткерү һәм салкын тию булганда мөрәҗәгать итәләр, ковидка тест ясала, больничный ачыла», — дип аңлата 1 нче поликлиниканың беренче бүлеге мөдире Регина Салахиева.

2 нче поликлиниканың «кызыл зонасында» пациентларга хезмәт күрсәткән табиблар эшсез калмаган. Хәзер алар участокларда эшлиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев