Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада ныгымаган бозга чыккан өчен 2 кеше җаваплылыкка тартылган

Аларга административ беркетмәләр төзелгән.

Калынлыгы 7 сантиметрга җитмәгән бозга чыккан өчен бу сезонда ике түбәнкамалыга административ материаллар төзелде. Бу хакта кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең (ГИМС) Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Денис Иванов сөйләде.

«Боз калынлыгы барлык урыннарда да 7 сантиметрга җиткәнче, Кама елгасы үзәненә балыкчыларның һәм башкаларның чыгуы катгый тыела. Сулыкларда боз кату чорында 3.10 статьясының 2 нче өлеше буенча ике кешегә административ беркетмә төзелгән. Материаллар судта, ул аларга җәза бирү турында карар кабул итәчәк».

Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама елгасындагы боз калынлыгы — 1-3 см, Зәй елгасы тамагында — 5-7 см, Пионер күлендә-8-12 см тәшкил итә.

Моңа кадәр без Түбән Камада яшәүчеләр «Тимер» батальоны сугышчыларына «УАЗ» автомобиле тапшырды, дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев