Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Нефтехимиклар паркында Яңа ел шәһәрчеге төзелә башлады

Чыршы шәһәрчеген ачу 28 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә планлаштырылган.

Түбән Камада Нефтехимиклар паркында чыршыны монтажлауга әзерләнәләр, ул аның төп бизәге булачак. СИБУРның Түбән Кама предприятиесе ярдәме белән парк территориясендә балалар таулары һәм боз сыннары төзеләчәк, шулай ук Яңа ел тамашалары өчен сәхнә ясалачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Чыршы шәһәрчеген ачу 28 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә планлаштырылган. Бәйрәм кунакларын анимация программасы һәм Кыш бабай котлавы көтә. Бәйрәмдә «Капелла» вокаль ансамбле концерт программасы белән чыгыш ясаячак, Казаннан «Прогульщики» кавер-төркеме һәм «ИЗУМИ» театр коллективы килә, алар Яңа ел тамашасын күрсәтергә җыена.

Быел СИБУР Нефтехимиклар паркы территориясен яңартты. Скверда брусчатка, балалар комплекслары, кунак йортлары торгызылган, фонтан касәсе тышлыгы яңартылган, коймалар, эскәмияләр һәм кечкенә архитектура формалары ремонтланган. Газоннарны һәм куакларны тәртипкә китерделәр. Ремонт эшләре барышында паркның фитнес-мәйданчыгы тулысынча яңартылды, барлык тренажерлар яңаларына алыштырылды.

Нефтехимиклар паркы хәйрия нигезендә Түбән Кама администрациясенә тапшырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев