Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада МХО солдатларына ярдәмгә хәйрия концерты узачак

Концертка һәркем килә ала. Ул бушлай үткәрелә.

Түбән Каманың «Мирас» мәдәният йортында 17 майда хәйрия концерты узачак.

Сәхнәдә район инструменталистлары, җырчылары, иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Бу — хәйрия концерты. Ул мөмкин кадәр күбрәк кешене волонтерлык ярдәменә җәлеп итү максатын күздә тотып үткәрелә. Моның өчен төрле мастер-класслар үткәреләчәк, кунакларны коры армия душы һәм борщ ясарга өйрәтәчәкләр.

«Монда килүчеләр йөрәк кушуы буенча гына ярдәм итәчәк: тели икән, рәхим ит! Әгәр юк икән инде, димәк, ул соңыннан кемгәдер сөйләячәк, мәгълүмат белән уртаклашачак һәм башка битараф булмаган кеше безгә кушылачак», — дип билгеләп үтте Елена Кузнецова. Ул — «Нижнекамск — поможем чем сможем» волонтерлар хәрәкәтен оештыручы.

Хәрәкәт волонтерлары инде алты меңнән артык коры душ әзерләп фронтка җибәргән. Күбрәк тә булыр иде, ләкин эшче куллар җитми.

Шулай ук холлда махсус тартмалар урнаштырылачак, теләүчеләр финанс ярдәме күрсәтә алачак. Акча материаллар, ингредиентлар һәм җиһазлар сатып алуга китәчәк. 

Концерт бүген, 17 майда, 18 сәгатьтә Кызыл Чишмәдәге «Мирас» үзәгендә оештырыла. 

Керү бушлай.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев