Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ифтар үткәрелде

Рамазан — сабырлык һәм шәфкатьлелек ае.

Мөселманнар бу айда ураза тота, үзе кебек үк ураза тотучыларны җыеп, ифтар ашлары уздыра. 

Шәһәребезнең барлык мәчетләрендә дә ай буе ифтар мәҗлесләре үткәрелеп килә. Шулай ук шәһәрнең төрле оешма вәкилләрен чакырып, бергәләп вәгазь тыңлау, авыз ачу да матур гадәткә кереп бара. Шундый очрашу — авыз ачтыру мәҗлесенең чираттагысына махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре чакырылды. Кунакларны Салих хәзрәт Ибраһимов сәламләде. Ифтарда шулай ук Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, хәрби комиссар Газинур Ситдыйков катнашты. 

Дин әһелләре, җирле хакимият вәкилләре махсус хәрби операциядәге хәрбиләр һәм аларның гаиләләре белән даими рәвештә очрашып, хәлләрен белешеп тора. «Бердәм булганда — барлык авырлыклар җиңелә», — ди Түбән Кама районы имаммөхтәсибе Салих хәзрәт. 

«Леший» дигән «позывной» лы түбәнкамалы махсус операция зонасыннан яраланып кайткан, хәзер дәвалану курсын уза. Догалар белүем генә коткарды, ди ул. Залда утыручыларның язмышлары төрле: кемнеңдер сөйгән яры, газиз ире хәрби операциядә булса, кемдер улы, оныгы өчен ут йота. Кызганыч, якыннарын югалту ачысы кичергәннәр дә бар араларында. Ата-аналарның горурланырлыгы бар — алар илнең чын патриотларын, Ватан батырларын үстергәннәр. 

Соңыннан бергәләп һәлак булган батыр солдатлар рухына һәм хәзерге вакытта хәрби хезмәттәге ир-егетләребезгә дога кылып, исәнлек, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтып, якын кешеләре белән очрашу-күрешү бәхете теләделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев