Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Мәскәү дизайнеры эшкәртелгән пластиктан кием ясау тарихы турында сөйләячәк

Интерактив экскурсия 10 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә, Халык иҗаты йортында, Лемаев скверы, 14нче йорт адресы буенча узачак.

10 декабрьдә Түбән Камада Югары икътисад мәктәбенең сәнәгать дизайны кафедрасы укытучысы һәм Zerowaste тотрыклы проектлау лабораториясе дизайнеры Мария Степанова эшкәртелгән пластиктан ясалган сәнгать әйберләренең барлыкка килү тарихы турында сөйләячәк, шулай ук кунаклар белән ни өчен икенчел куллану идеясе бөтен дөнья кешеләрен берләштерүен аңлатачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Без экспонатларны игътибар белән карап чыгабыз, аларның кайберләренең сәерлеге турында фикер алышабыз, ә аннан соң «Драгоценный пластик» хәрәкәте турында сөйләшергә җыенабыз. Аны дизайнер Дейв Хаккенс ясаган һәм ул 40 илдә, шул исәптән Россиядә дә бар. Хәрәкәтнең асылы шунда ки: кешеләр теләсә кайсы урында пластик эшкәртү буенча кечкенә бизнес башларга һәм калдыклар санын киметергә мөмкин», — ди оештыручылар.

Интерактив экскурсия 10 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә, Халык иҗаты йортында, Лемаев скверы, 14нче йорт адресы буенча узачак.

Керү түләүсез, сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Күргәзмә «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында СИБУР компаниясе ярдәме белән уза.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев