Түбән Камада мәгариф инфраструктурасын ремонтлауга 1,4 млрд сумнан артык акча кертелде
2025 елда ремонт эшләре дәвам итәчәк.
2024 елда Түбән Кама районында мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын капиталь һәм агымдагы ремонтлауга 1,425 миллиард сумнан артык акча җибәрелгән.
Район администрациясе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, акчалар төрле чыганаклардан, шул исәптән федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан, шулай ук предприятиеләр акчалары, грантлар һәм бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп ителгән.
Республика акчаларына педагогика көллияте ремонтланды, 6 нчы мәктәпнең фасады яңартылды һәм территориясе төзекләндерелде, шулай ук 11 нче мәктәптә төзекләндерү эшләре башланды.
Түбән Кама химия-технология институтының төп бинасы республика һәм предприятиеләр акчалары хисабына ремонтланган. Химия кластерын булдыру кысаларында СИБУР ярдәме белән 35 нче лицейга капиталь ремонт ясалды, Балалар экология-биология үзәгендә ремонт башланды һәм 7 нче мәктәпнең фасады яңартылды.
«Мәгариф» илкүләм проекты буенча Благодатное, Каенлы һәм Түбән Уратма авыллары мәктәпләрендә кабинетлар ремонтланды. Шулай ук «Үсеш ноктасы» үзәкләре булдырылды.
2024 елда мәктәпкәчә учреждениеләргә дә игътибар бирелде. Муниципаль бюджет хисабына 37 нче балалар бакчаларында, Югары Үратма һәм Иске Чишмә авылларында түбәләргә капиталь ремонт ясалган. «Татнефть» хәйрия фонды 76нчы балалар бакчасында бассейнны капиталь ремонтларга ярдәм итте, ә 43нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә республика бюджеты хисабына капиталь ремонт ясалды.
2025 елда ремонт эшләре дәвам итәчәк. Красный Ключ бистәсендәге балалар бакчасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Моннан тыш, Пушкин исемендәге 3нче лицейда ремонт эшләре башланган, февральдә 11нче мәктәптә һәм Прости авылы мәктәбендә ремонт эшләре башлана, ә уку елы тәмамланганнан соң 13нче гимназия-интернатта һәм 14нче һәм 31нче лицейларда азык-төлек блокларын ремонтлау башлана. Бу эшләр республика программалары кысаларында башкарылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев