Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада «Күрше фест» республика конкурсына йомгак ясалды

Аларның авторларына дипломнар тапшырдылар, шулай ук беренче кышкы «Күрше фест» турында игълан иттеләр.

Түбән Камада «Күрше фест» ишегалды инициативалары конкурсына нәтиҗә ясадылар. Исегезгә төшерәбез, быелгы җәйдә җиңүчеләр исемлегенә шәһәребезне тәкъдим итүче 3 проект керде. Сишмәбе көнне аларның авторларына дипломнар тапшырдылар, шулай ук беренче кышкы «Күрше фест» турында игълан иттеләр.

«Күрше фест» конкурсына нәтиҗәләрне җәй көне үк ясадылар, әмма җиңүчеләр ирешелгәннәрдә генә тукталырга җыенмый. Стратегик сессия — башкарылган эшне анализлау һәм шушы тикшерү нигезендә аны ничек яхшыртырга икәнен аңлау мөмкинлеге. Җиңүчеләрнең һәркайсы үз ишегалды инициативаларының уңышын кабатларга әзер.

«Сезнең кебек кешеләр булганда, безнең ил һәм республика ышанычлы кулларда. Сез яхшы кәеф тудырасыз, сез чын-чынлап дөрес эш башкарасыз, моның өчен сезгә рәхмәт. Тагын бер кат уңышлы җәйге сезон белән котлыйм», — дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Түбән Кама мэры Радмир Беляев.

Җәйге «Күрше фест»та бөтен республикадан 65 проект җиңүче булды. Аларның өчесе якташларыбыз инициативасы белән булдырылган. Болар — Түбән Кама волонтерлык үзәгенең «Добрый двор», «Әйбәт» идарәче компаниясенең «Добродвор» һәм Гөлнара Нурмөхәммәдованың «Дворик моего детства» проектлары. Бүләкләү тантанасы очрашуның йомгаклау өлеше булды. 

Шулай ук беренче кышкы «Күрше фест» анонсланды. Аның төп аермасы грантлар күләмендә, ул ике тапкырга — 40 миллион сумга кадәр арта. Шартлар буенча, сорала торган сумманың 20% ы өстәмә чыганаклардан алынган акча булырга тиеш. Гаризаларны муниципаль учреждениеләр, юридик затлар һәм коммерциячел булмаган оешмалар, шулай ук үзмәшгульләр бирә ала.

Гаризалар 28 ноябрьгә кадәр кабул ителә, тавыш бирү 1 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр узачак. Фестиваль өч этапта үткәрелә, беренчесе 20 декабрьдә старт алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев