Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада «Күрше фест» фестивале ачылды

«Күрше фест» — күршеләрне берләштерү, дуслаштыру, ә ишегалларын аралашу һәм иҗат урыннарына әверелдерү максатын күз алдында тота.

Түбән Камада «Курше фест» күршелек фестивале ачылды. Чара Бызов урамындагы 10, 12, 14 нче йортларда яшәүчеләрне берләштерде.
Фестиваль «Татарстанда җәй» республика программасы һәм «Безнең ишегалды» проекты кысаларында уздырыла. «Күрше фест» — күршеләрне берләштерү, дуслаштыру, ә ишегалларын аралашу һәм иҗат урыннарына әверелдерү максатын күз алдында тота.

Түбәнкамалылар мастер-классларда иҗат иттеләр, табигатьне кайгыртуның мөһимлеген искә төшереп, пластик капкачларны җыйдылар, конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар.

Халыкны котларга Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев килде.

«Без бу җәйнең иң матур акциясен башлыйбыз. Чараның максаты — халыкны дус яшәү өчен туплау. Күршеләр белән дус булганда, елмаеп эшкә барасың, елмаеп кайтасың. Быел без 44 ишегалдына ремонт ясыйбыз. Бу безнең тормышыбыз уңайлы булсын өчен халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнә», — дип ассызыклады Радмир Беляев.

Балалар кулдан төрле әйберләр ясады, асфальтта рәсем ясап, интеллектуаль уеннарда көч сынашкан арада, өлкәннәр концерт карады. Китап укырга яратучылар өчен ишегалдында китап күргәзмәсе эшләде, ә сәүдә мәйданчыклары төрле товарлар һәм сыйлар тәкъдим итте. «Күрше фест» шәһәр өчен мөһим вакыйга булды, күршеләрнең мөнәсәбәтләрне ныгытты һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев