Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада «Куркынычсыз тәгәрмәч-2023» яшь хәрәкәт инспекторлары республика конкурсын ачу тантанасы булды

Бәйгедә Татарстаннан барлыгы 56 команда катнаша.

Түбән Камада «Куркынычсыз тәгәрмәч-2023» яшь хәрәкәт инспекторлары республика конкурсын ачу тантанасы булды, дип хәбәр ителә мэриянең рәсми сайтында.

Конкурс «Камский Артек» лагерында уза һәм ЮИД отрядлары эшчәнлегендә төп вакыйга булып тора. Берничә көн дәвамында мәктәп укучылары юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, велосипедта фигуралы йөрү күнекмәләрен һәм юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен, шулай ук сәхнәдә иҗади чыгыш ясауларын күрсәтәләр.

"Куркынычсыз тәгәрмәч«не ачу тантанасында балаларга сәламләү сүзе белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов мөрәҗәгать итте. Ул балаларга конкурста уңышлар һәм яхшы кәеф теләде.

«Куркынычсыз тәгәрмәч» программасы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә төрле юнәлешләр буенча алты этапны күздә тота. Конкурслардан тыш, балалар өчен күңел ачу программасы да каралган.

Түбән Камада республиканың иң яхшы ЮИД отряды титулы өчен көрәшү өчен бөтен Татарстаннан барлыгы 56 команда җыелды.

Командалар составы зур түгел — 9-11 яшьлек ике малай һәм ике кыз.

Аларның командирлары һәм комиссарлары ролендә Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре чыга. Барлык командалар дүрт дивизионга бүленгән.

Конкурс нәтиҗәләре 26 майда ябылу тантанасында билгеле булачак, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев