Түбән Камада Корбан бәйрәме көнендә балалар бәйрәме оештырыла
Корбан Гаете киләсе атнада - 28 июньдә билгеләп үтелә.
Корбан бәйрәме көнне 28 июньдә Түбән Камада бәйрәм намазлары, хайваннарны корбан итү йоласы һәм балалар бәйрәме узачак.
Үзәк Җәмигъ мәчетендә һәм «Нур» мәчетендә вәгазьләр иртәнге 7дә башланачак. Алар бер сәгать дәвам итәчәк, бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Намаз укырга теләүчеләргә үзләре белән намазлык алырга кирәк.
Дога кылганнан соң, үзәк мәчеттә корбан чалу йоласы башлана. Корбанны 3 көн (28, 29, 30 июнь) дәвамында чалырга рөхсәт ителә.
Балалар бәйрәме «Гаилә» паркында иртәнге 9да башлана. «Ихлас» үзәге тәрбияләнүчеләре театрлаштырылган тамаша күрсәтәчәк, гаилә спорт уеннары, иҗади мастер-класслар һәм осталар ярминкәсе оештырылачак.
Быел Корбан бәйрәме 28 июньдә чәршәмбегә туры килә, бу ял көне булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев