Түбән Камада «КитапЛаб» балалар әдәби-фәнни лабораториясе старт алды
Проект «Татарстанда җәй» республика программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
16 июньнән «Апуш» балалар китапханәсендә уку, фән һәм иҗатны берләштергән «КитапЛаб» җәйге программасы эшли башлады.
Биш көн дәвамында яшь түбәнкамалылар әдәби сюжетларны танып белү тәҗрибәләре белән берләштергән интерактив дәресләрдә катнашачак.
Һәр көн үзенчәлекле тематикага багышлана: монда Простоквашинодагы фәнни маҗаралар да, тылсымлы табышмаклар да бар. Программаның төп үзенчәлеге: театральләштерелгән мастер-класслар, анда танылган әсәрләр геройлары балаларга фәнни күренешләрне уен форматлары аша танып белергә ярдәм итә.
Проект «Татарстанда җәй» республика программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Дәресләр сәгать 10 нан 12:00 гә кадәр бара, 8 (8555) 39-07-48 һәм +7 (939) 337-30-30 телефоннары буенча алдан язылырга кирәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев