Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада киберҗинаятьләр саны 50 процентка арткан

Статистика белән «Мәгълүмат үзәге» җитәкчесе таныштырды.

2023 елда Түбән Кама районында мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (интернет, смартфон, компьютер) кулланып 1357 җинаять кылынган. Аларның яртысыннан артыгы — 55 проценты — мошенниклык очракларына туры килә.

2022 ел белән чагыштырганда, Түбән Кама муниципаль районында киберҗинаятьләр саны 49,6 %ка арткан.

Статистиканы «эшлекле дүшәмбе» дә «Мәгълүмат үзәге» җитәкчесе Максим Шаронов китерде.

«Шунысын да билгеләп үтәргә телим, җинаять башка төбәктән яки илдән ясалырга мөмкин булганлыктан, шикле кешенең шәхесен һәм урынын билгеләү мөмкин түгел, шул сәбәпле, мондый җинаятьләрне ачу да кыенлаша».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев