Түбән Камада капиталь ремонттан соң Пушкин исемендәге лицей ачылды
Рәсми затлар ремонт эшләрен башкарган подряд оешмасы хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
23 августта Түбән Камада капиталь ремонттан соң Александр Пушкин исемендәге 3 нче лицейны ачу тантанасы булды.
Тантанада Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре, Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Андрей Рюхов, «Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе» идарәсе рәисе Ирина Александровская, «Рус җәмгыяте»нең Татарстан бүлеге вәкилләре, «Түбән Кама рус җәмгыяте» рәисе Игорь Ларионов катнашты.
Рәсми затлар ремонт эшләрен башкарган подряд оешмасы хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар тапшырылды.
Шулай ук мәктәп ачылышында Казанның «Александр Сергеевич Пушкин исемендәге мәдәни үзәк» директоры Галина Елистратова да булды. Ул уку йортының дизайнын, нәкъ менә Пушкинның иҗади мирасы темасын бизәүдә ачуны югары бәяләде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев