Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада юлларның иң куркыныч һәм авария хәлендәге участоклары аталды

Түбән Камада һәм Түбән Кама районында юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан.

Биш ай эчендә аларның саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 50 проценттан артып киткән. Барлыгы 62 шундый очрак теркәлгән. Бу хакта һәм аварияләрне профилактикалау мәсьәләләре турында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр.

2025 елның биш аенда шәһәр һәм район юлларында 80нән артык кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Хисап чорында барлыгы 62 юл-транспорт һәлакәте булган, бу узган ел белән чагыштырганда 22 очракка күбрәк. Күпчелек аварияләр машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан кагыйдәләрне бозу аркасында килеп чыга.

«Яралылар 43 процентка күбрәк. Җәяүлеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре саны 100 процентка арткан, яралылар саны — 5 тән 10 га кадәр. Җәяүлеләр кичүләрендә кеше бәрдерүнең 18 очрагы булган. Ишегалды территорияләрендә 5 кеше зыян күргән», — дип сөйләде Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең ГАИ бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов.

Аварияләр санына күп факторлар йогынты ясый. Бу — юлларның, транспорт чараларының торышы, һава шартлары һәм тәүлекнең вакыты. Әмма кеше факторы — төп факторларның берсе булып кала бирә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмау аркасында июньдә Соболеково автоюлында ике кешенең үлеменә китергән ике авария булган.

Комиссия утырышында аварияләрне киметү буенча чаралар турында фикер алыштылар. Бу профилактик эш, юл инфраструктурасын яхшырту, яктыртуны көйләү, чикләүче киртәләр кую.

«Юлларны капиталь ремонтлау кысаларында юл өслеге норматив хәлгә китерелә, шәһәр урамнары нормативлар буенча яктыртыла, юл билгеләре, ясалма юл тигезсезлекләре куела, өстәмә борылышлар куела, тукталыш мәйданчыклары урнаштырыла һәм күчерелә. Сүз уңаеннан, эшләр башкарылган урыннарда без яңасы эшләтеп җибәрелгәнче иске яктыртуны сүтмибез», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов.

Проблемалы участоклар дип бүген Көньяк автомобиль юлы, Соболеково трассасы һәм Олы Афанасоводан боҗра ягына чыгу юлын атарга була. Сәнәгать зонасында юлларны ремонтлау мәсьәләсе әлегә сорау астында булса, Афанасоводан чыгу проблемасы тиздән хәл ителәчәк, дип билгеләп үттеләр утырышта.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев