Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада юлларны эшкәртү өчен яңа реагент куллана башладылар

Төп бурыч — юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү.

Түбән Камада юлларны эшкәртү өчен яңа реагент куллана башладылар. Чөнки көчле салкыннарда ком-тоз катнашмасы калий гидрохлориды кебек үк нәтиҗәле түгел. Ә яңа реагент һава температурасы −35 булганда да карны эретә ала. 

Кышкы юлларда машина тәгәрмәчләре эзләрендә тирән ерымнар (колея) барлыкка килү транспорт хәрәкәте өчен бик куркыныч — машиналарны, чын мәгънәсендә, каршы яктан килүче транспорт полосасына «ыргытырга» мөмкин.

«Яңа реагент ике сәгать эчендә үз эшен башкара һәм кар боткага әверелә. Шуннан соң без аны асфальттан кырып җыябыз», — ди Комплекслы төзекләндерү предприятиесе шоферы Рамил Шәймәрданов. 

Ул үзенә тапшырылган махсус техникада инде икенче ел эшли икән. Процесс тулысынча автоматлаштырылган, шуңа күрә аерым кыенлыклар юк, ди ул. Яңа реагент күпкә нәтиҗәлерәк. Юллардагы каты кар катламын ком-тоз катнашмасы һава температурасы −15 градуска кадәр булганда гына җиңә, ә калий гидрохлориды түбән температурада да, карны эретә ала. 

Реагентны махсус машиналар башта юлларга сибә, ә ике сәгатьтән соң щеткалар һәм кыргычлар ярдәмендә карны чистартырга чыгалар. Бу технология бары тик үзәк магистральләрдә генә кулланыла, чөнки анда автомобильләр хәрәкәте көчле. Төп бурыч — юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев