Түбән Камада юл-урам челтәре программасы буенча ремонт 42 процентка башкарылган
Бу максатларга республика бюджетыннан 20 миллиард сум акча бүлеп бирелде.
Татарстан Республикасында юл-урам челтәрен яңарту буенча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән комплекслы программа гамәлгә ашырыла.
Бу максатларга республика бюджетыннан 20 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Программага асфальт-бетон өслекле 43 автомобиль юлы, күчеш тибындагы өслекле 43 объект, торак пунктлардагы 43 урам һәм машина юллары, шулай ук республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендәге 348 юл-урам челтәре объектын капиталь ремонтлау кертелгән. Бүгенге көнгә планлаштырылган эшләрнең 51 проценты башкарылган инде.
Зур шәһәрләргә аерым игътибар бирелә: Казанда эшләр 64,7 процентка, Чаллыда — 58,4, Түбән Камада — 42,8 процентка тәмамланган. Программа кысаларында барлыгы 1 329 километрдан артык җирле юлны, шул исәптән торак пунктлардагы 580 километрны һәм республиканың иң эре өч шәһәрендә 748,5 километрны норматив хәлгә китерү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев