Түбән Камада иске шиналарны эшкәртүгә кабул итүче 8 пункт эшли
Эшкәртелгән покрышкалар яңа, экологик чиста шиналар ясау өчен чимал булып хезмәт итә.
Түбән Камада иске шиналарны эшкәртүгә кабул итү пунктлары эшли. Автопокрышкаларны җыю һәм аларны алга таба эшкәртү инициативасы «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Эшкәртелгән покрышкалар яңа, экологик чиста шиналар ясау өчен чимал булып хезмәт итә. Шулай ук резина валчыклары спорт мәйданчыклары өчен дә кулланыла. Түбән Камада шиналарны «Татнефть» автозаправка станцияләрендә 8 адрес буенча тапшырырга мөмкин:
- Промышленная ур., 1, 10;
- Промышленная ур., 2.
- Соболековская ур., 2/1;
- Тынычлык проспекты, 74;
- Ахтубинская ур., 4ж;
- Спортивная ур., 10;
- Вокзальная ур., 38а;
- Лесная ур., 41б.
Татарстанда автопокрышкалар кабул итүче 31 пункт эшли.
Фото «Татар-информ»
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев