Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада инвалидлар декадасында 200дән артык чара үтәчәк

Түбән Камада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган 16 меңнән артык кеше яши.

Түбән Кама муниципаль районының социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Власенко инвалидлар декадасына әзерлек эшләре турында сөйләде. Түбән Камада 16 меңнән артык сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кеше яши.

«220дән артык бәйрәм чарасы үткәреләчәк, аларның күбесе мөнәсәбәтләрдәге киртәләрне бетерүгә юнәлдерелгән», — дип ассызыклады Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Түбән Камадагы социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Власенко.

Шулай ук шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары үзләрендә эшләүче инвалид хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтергә планлаштыра. 

Традиция буенча, декада кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр ташламалы бәядән мунчаларга һәм чәчтарашханәләргә бара алачак. Ә өйдән чыга алмаучыларга белгечләр өйләренә киләчәк һәм бүләк сертификатлары тапшырачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев