Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Җиңү көненә әзерлек башланды

Күчмә эшлекле киңәшмә шәһәр мэры һәм җитәкчеләр катнашында үтте.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин шәһәрнең төрле структура җитәкчеләре белән 9 нчы Май бәйрәмен үткәрү буенча беренче күчмә эшлекле киңәшмә уздырды. Бу турыда шәһәр хакимиятенең рәсми сайтында хәбәр ителә. 

«Үлемсез полк» йөреше комплекслы музей яныннан башланачак һәм Химиклар проспекты буенча Октябрьнең 50 еллыгы урамына кадәр барачак, аннан бәйрәмдә катнашучылар Җиңү Монументына кадәр узачак. Шәһәр мэры да әлеге маршрут буенча үтте, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Киңәшмә барышында Рамил Муллин һәм җитәкчеләр Җиңү көнен үткәрү урыннарын карады. Түбән Кама мэры территорияләрне санитар җыештыруга, җәмәгать һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирде, эшләп бетерүне таләп итә торган урыннарны күрсәтте. Тиешле структур бүлекчәләр алдында кисәтүләрне бетерү бурычы куелды. Фонарь баганаларын, эскәмияләрне буярга, ватылган такталарны алыштырырга, газоннарны тәртипкә китерергә, яктыртуны җайга салырга, пилоннарны көйләргә, тротуарларны чистартырга һәм чәчәк композицияләре булдырырга кирәк.

Шулай ук Җиңү көнен оештыру буенча да фикер алыштылар. Бәйрәмдә төрле тематик мәйданчыклар һәм инсталляцияләр тәкъдим ителәчәк, сәүдә, кыр кухнясы һәм фотозона оештырылачак. Шулай ук түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары өчен ачык һавада кинотеатр әзерләнәчәк, анда документаль фильмнар күрсәтеләчәк.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев