Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Җиңү көнен бәйрәм итү салют белән тәмамланачак

Түбән Камада Җиңү көнен бәйрәм итү иртәнге сәгать 9да башлана.

Халык иҗаты йорты янындагы мәйданда тематик интерактив мәйданчыклар ачылачак, сәхнәгә беренче башкаручылар чыгачак.

9дан 14 сәгатькә кадәр Лемаев скверындагы фонтан янында да интерактив мәйданчыклар эшләячәк: ачык һава астында музей, бию мәйданчыгы, мастер-класслар, фотозоналар, викториналар, ачык микрофон, кыр кухнясы.

Традиция буенча, иртән Халык иҗаты йорты яныннан шәһәр җитәкчелеге һәм ветераннары йөреше башлана. Ул 9:30да Җиңү монументына һәм тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланачак.

Иртәнге сәгать 10да Җиңү мәйданында — бәйрәм митингы, аннан соң парад башлана.

11 сәгатьтә Халык иҗаты йорты янында һәм Николай Лемаев исемендәге скверда концертлар башланачак.

18 сәгатьтә Т. Миңнуллин исемендәге Татар драма театры сәхнәсендә тамашачылар «А зори здесь тихие» спектаклен күрә алачак.

20 сәгатьтә Халык иҗаты йорты мәйданында «Баллада о солдате» җырын күпләп башкару буенча акция узачак.

Соңыннан үзәк сәхнәдә Рөстәм Асаев һәм «Viva» вокаль төркеме чыгышы башланачак.

22:00 сәгатьтә Җиңү мәйданында бәйрәм салюты башлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев