Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Җиңү көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды

Тугызынчы майда Түбән Камада бәйрәм чаралары өч мәйданчыкта: Җиңү мәйданында, Халык иҗаты йорты янында һәм Лемаев скверында узачак.

Бәйрәм программасы белән дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов таныштырды.

Өч мәйданчыкта да сәхнәләр урнаштырылачак. Биш зур экранда чаралар, тематик роликлар күрсәтеләчәк.

Лемаев скверында фонтан янында иртәнге 9дан көндезге 2гә кадәр тематик интерактив мәйданчыклар: ачык һава астында музейлар, бию мәйданчыгы, мастер-класслар, фотозоналар, викториналар, ачык микрофон эшләячәк. Бәйрәм кунаклары кыр кухнясында тамак ялгый алачак.

Бәйрәмнең төп тантанасы Җиңү монументы янында узачак. Традиция буенча, ветераннар һәм шәһәр җитәкчелеге йөреше Халык иҗаты йорты янында башлана. Ул Җиңү монументына һәм тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланачак.

10 сәгатьтә Җиңү мәйданында «Җиңүгә алып баручы вальс» дигән бәйрәм тематик прологы башланачак. Аннан соң Бөек Ватан сугышы ветераны чыгышы, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, республика хөкүмәте вәкиле чыгышы көтелә. Чыгышлардан соң бер минут тынлык булачак. Аннары балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар, кадетлар, студентлар, көч структуралары һәм иҗтимагый хәрби-патриотик оешмалар катнашында парад башланачак. Тантаналы өлеш «Россия» массакүләм вокаль-хореографик композициясе белән тәмамланачак.

Тантаналы өлештән соң Лемаев скверында концерт башланачак, төрле интерактив программалар, туклану нокталары эшләячәк.

Халык иҗаты йорты янындагы үзәк сәхнәдә концерт-иҗат үзәге, балалар сәнгать мәктәпләре коллективлары һәм солистлары көн дәвамында концерт программасын тәкъдим итәчәк, «Җиңүгә алып баручы җырлар» фестиваленең гала-концерты узачак.

20 сәгатьтән чакырылган йолдызлар: Рөстәм Асаев һәм «VIVA» төркеме чыгышы башланачак.

Бәйрәм 22 сәгатьтә зур салют белән тәмамланачак.

9 майда җәмәгать транспорты төн уртасына кадәр йөри.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев