Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Җиңү көнен бәйрәм итү программасы

9 Май — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлап, Җиңү мәйданы, Халык иҗаты йорты һәм Лемаев исемендәге мәйданда төрле чаралар узачак.

Иртәнге сәгать тугыздан Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда тематик интерактив мәйданчыклар оештырылачак һәм «Җиңү кайтавазы» концерт программасы старт алачак. 

Лемаев исемендәге мәйданда да тематик интерактив мәйданчыклар, осталык дәресләре, фотозоналар, «Ачык микрофон» эшләячәк. 

«Геройларга теләкләр» акциясендә түбәнкамалылар Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен рәхмәт сүзләре яза алачак. «Хәтер дивары» на үз героеңның портретын урнаштырырга була. Тик аның исеме белән бергә туган һәм үлгән елларын күрсәтергә онытмагыз. Анда җыелган фотоматериаллар архивларга һәм музейларга, шул исәптән «Лица Победы» Бөтенроссия тарихи депозитариена тапшырылачак.

10.00 сәгатьтә Җиңү монументы каршында тантаналы митинг башлана, ул «Тормыш хакына җиңү» театральләштерелгән прологы белән ачылачак. Прологта Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының көче һәм батырлыгы чагылдырылачак. Парадта балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы барабанчыларының чыгышы көтелә. Парадта урта махсус һәм югары уку йортларының, көч структураларының һәм иҗтимагый хәрби-патриотик оешмалар да катнаша. 

Рәсми өлештән соң, 11.30 сәгатьтә, Халык иҗаты йорты мәйданында бәйрәм концерты башланып, анда шәһәрнең балалар сәнгать мәктәпләренә йөрүчеләр, шәһәрнең һәм предприятиеләрнең иң яхшы иҗат коллективлары катнашачак. 

18.00 сәгатьтә шәһәр халкы алдында махсус кунаклар — «Ямьле» вокаль төркеме һәм «Волга-Волга» ансамбле чыгыш ясаячак. 

Быел республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә «Үлемсез полк» акциясе онлайн-форматта уза, иминлекне тәэмин итү максатларында 9 май көнне салют та булмаячак. 

  • Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 410 ветеран яши. Шуларның 23е — сугышта катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгәннәр, 329ы — тыл хезмәтчәннәре һәм 58е — сугышта катнашучыларның тол хатыннары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев