Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада ике юлны капиталь ремонтлауга илкүләм проект буенча 480 миллион сум юнәлдереләчәк

2025 елда Татарстанда юл эшләренә барлыгы 39,1 млрд сум тотылачак.

2025 елда Түбән Камада ике юл участогын капиталь ремонтлауга «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасы буенча республика бюджетыннан 480 миллион сум юнәлдереләчәк.

Бу хакта Татарстан Министрлар кабинеты карарында әйтелә. Документ ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырылган.

Студентлар урамындагы (Корабельная урамыннан Гайнуллинга кадәр) 640 метрлы юл участогын ремонтлауга 68,6 млн сум, Лесная урамындагы юл участогына: Мурадьян урамыннан Гагаринга кадәр (2 км 350 метр) 411,3 млн сум тотылачак.

Гомумән алганда, 280 млн сум Шереметьевка — Кармалы автомобиль юлын ремонтлауга, Кама Аланы — Шереметьевка автомобиль юлында Кече Елга аша күперне капиталь ремонтлауга (14+10 км), Кама Аланы — Шереметьевка трассасында Кривая Речка аша күперне капиталь ремонтлауга (13+910 км) тотылачак.

83 млн сум (шуның 16,8 млн сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан) Чистай — Түбән Кама юлында Чишмә елгасы аша күперне ремонтлауга тотылачак.

2025 елда Татарстанда юл эшләренә барлыгы 39,1 млрд сум тотылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев