Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада ике юл участогын ремонтлауга 681 миллион сум акча тотылачак

Ремонтлана торган участокларның гомуми озынлыгы 3 628 метр.

Түбән Камада Корабельная һәм Студентлар урамнарында юлларга капиталь ремонт ясалачак. Тиешле мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында барлыкка килде.

Ремонт Корабельная урамы участогында (Студентлар урамы — Корабельная урамы боҗрасыннан Вокзал урамы — Корабельная урамы боҗрасына кадәр) һәм Студентлар урамы участогында (Төзүчеләр проспектыннан Корабельная урамына кадәр) узачак.

Ремонтлана торган участокларның гомуми озынлыгы 3 628 метр. Эшләрнең бәясе 681,7 млн сумнан артык тәшкил итәчәк.

Элегрәк Түбән Кама халкы 2025 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урынын сайлый ала дип хәбәр ителгән иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев