Түбән Камада идарә итүче компанияләр семинары үтте
Аның кысаларында кунаклар «Әйбәт» оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар, халык белән аралаштылар.
Түбән Камада Татарстан дәүләт инспекциясе һәм республиканың 27 идарә итүче компаниясе вәкилләре катнашында семинар узды. Аның кысаларында кунаклар «Әйбәт» оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар, халык белән аралаштылар.
Иң беренчеләрдән булып, семинарда катнашучылар Менделеев урамында урнашкан 26 нчы йорт ишегалдында булдылар. Биредә спорт тренажерлары урнаштырылган, чыршы, каштан һәм миләш агачларыннан торган бакча утыртылган. Барысы да «Әйбәт» идарәче компаниясе һәм биредә яшәүчеләрнең уртак тырышлыгы белән булдырылган. «Идарәче компания эше буенча бернинди канәгатьсезлек тә белдерә алмыйм. Безнең йортта яшәүчеләр исеменнән шуны әйтә алам, халык фикеренә колак калалар. Аңлашып, аралашып, дус яшибез. Ниндидер проблемалар килеп чыга икән, идарә итүче компаниягә хәбәр итәбез. Җавапсыз калдырмыйлар, шунда ук булмаса да, үз вакыты белән проблемаларны хәл итәләр», — ди йорт буенча өлкән Фәридә Нигъмәтҗанова.
Күрше йортта яшәүчеләр исә бераз зарланып алдылар. Яңа лифт һәм подъездда куелган тәрәзәләр өчен рәхмәт сүзләре әйтсәләр дә, күпфатирлы йортның фасады бик мөшкел хәлдә булуын, әкрен-әкрен тарала башлавын җиткерделәр. Моның аркасында яңгырлы көннәрдә кайбер квартирларның диварларында дым саклана, күгәрек барлыкка килә, ди алар. Дәүләт инспекциясе вәкилләре белән берлектә бу проблеманы алда ничек хәл итү турында фикер алыштылар.
Соңыннан семинарда катнашучылар «Ковер» яшьләр үзәгенә җыелды. Өч дистәгә якын идарәче компания вәкилләре тораккоммуналь өлкәдәге уңай практика тәҗрибәләре турында сөйләштеләр, эшне яхшырту буенча тәкъдимнәр керттеләр, фикер алыштылар.
«Бу семинарда без бәя бирмибез. Бу монда мөһим түгел. Бирегә республиканың эре идарәче компанияләре вәкилләре җыелды. Нәрсә яхшы килеп чыга, нинди юнәлештә кыенлыклар күбрәк туа, кайсы өлкәгә аеруча зур игътибар кирәк — барысын да уртага салып сөйләшәбез. Төп максат — тәҗрибә уртаклашу. Ләкин шуны ассызыклап узасым килә. Мондый күләмле беренче семинарны Түбән Камада уздырырга уйлаганбыз икән, димәк «Әйбәт» идарәче компаниясенең уңай күрсәткечләре кимчелекләргә караганда күбрәк, дигән сүз», — дип фикерен җиткерде ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин.
Семинарда «Әйбәт» идарәче компаниясенең цифрлы экосистемасын тәкъдим иттеләр. Мобиль кушымта аша квитанцияләрне түләргә һәм исәпләү жайланмаларының күрсәтмәләрен тапшырырга була. Моннан тыш монда мөһим хәбәрләр, яңалыклар урнаштырыла, мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар кабул ителә. Шулай ук бу кушымта кысаларында камералар аша тәртипне күзәтергә дә була. Гамәлгә кертергән мәгълүмати системаны куллану нәтиҗәсендә халыктан килгән гаризаларның 75% 2-3 көн эчендә үтәлә икән. Моңарчы бу күрсәткеч 51% дәрәҗәсендә булган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев