Түбән Камада язгы ташуга әзерлек кысаларында техниканы тикшерделәр
Түбән Кама районында су басу мөмкинлеге булган зонага берничә торак пункт керә.
Түбән Камада язгы ташуга әзерлек башланды. Муниципалитет вәкилләре традицион рәвештә техниканы (мотопомпалар, йөзү чаралары, МЧС машиналары), шулай ук шәхси составны һәм кирәкле җиһазларны тикшерде.
Муниципалитетка көн саен водозабордан Камадагы бозның калынлыгы турында мәгълүматлар килә. Белгечләр әйтүенчә, чын яз килүен фаразларга иртәрәк әле.
Түбән Кама районында су басу мөмкинлеге булган зонага берничә торак пункт керә: Кармалы, Пробуждение, Дмитриевка, Ильинка, Красный Ключ һәм Березовая Грива.
Язгы ташуга каршы чаралар өчен инде 400 кешедән торган төркем, шулай ук 80 берәмлек техника, 19 йөзү чарасы һәм 10 мотопомпа булдырылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев