Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада яшүсмерләр өчен экстремизмны профилактикалау буенча дәрес узды

Ул «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә үтте.

Түбән Кама яшүсмерләре өчен экстремизмны профилактикалау дәресе оештырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Людмила Касаткина «Секталар турында» дигән дәрес үткәргән.

Балалар белән төрле төркемнәргә һәм сектант оешмаларына җәлеп итүнең төрләре һәм мөмкин булган ысуллары турында сөйләштеләр. Шулай ук дәрестә катнашучылар сектага эләккән кеше белән ниләр булганын, аны гаиләдән һәм дусларыннан ераклаштыру ысуллары турында, лидерга хезмәт итәргә, хокукка каршы гамәлләр кылырга мәҗбүр итү турында белделәр.

Ахырда ситуацион бурычлар каралды. Моннан тыш, яшүсмерләр «Якын кешең сектага эләксә, нәрсә эшләргә?» дигән белешмәлек төзеде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев