Түбән Камада яшәүче Раштуа көнендә өеннән чыгып киткән һәм хәбәрсез югалган
Ир-атка медицина ярдәме таләп ителә.
Җиденче гыйнварда Түбән Камада яшәүче Александр Перелыгин югала. Бу турыда «След» эзләү отряды хәбәр итә.
62 яшьлек ир-ат Шинчылар проспектындагы 17нче йорттан 16:30 тирәсендә чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Шул вакыттан бирле ул элемтәгә чыкмый.
Юкка чыккан көнне ир-ат өстенә кара куртка һәм чалбар кигән, башында — кышкы кепка. Уң кулында татуировка ясалган.
Ир-атка медицина ярдәме таләп ителә.
Югалган кешенең кайда булуы турында мәгълүматы булган кешеләрне 102, 8 (917) 261-91-71 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев